news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Закон чыгаручылар төбәкләрдә кануннарга кертелгән үзгәрешләрне синхронлаштыруны сорый

Хәзерге вакытта илнең Төп законына төзәтмәләр кабул ителгәннән соң Федерация субъектлары Конституцияләре һәм уставларына үзгәрешләр кертү процессы бара.

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Идел буе федераль округы закон чыгаручылары, Россия Конституциясенә төзәтмәләрнең кабул ителүенә бәйле рәвештә, Дәүләт Думасына төбәк кануннарына үзгәрешләр кертү процессын синхронлаштыру үтенече белән мөрәҗәгать әзерләячәк.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика парламенты президиумы утырышыннан соң журналистларга шул хакта хәбәр итте.

«Әлеге мәсьәлә Саранскида узган Идел буе федераль округы субъектларының Дәүләт хакимияте закон чыгару органнары ассоциациясе утырышында күтәрелгән иде. Башкортстан Корылтае Рәисе Константин Толкачев белдергәнчә, Конституциягә төзәтмәләрне исәпкә алып, бер үк нормаларны төрле планда аңлатуга юл куймас өчен, төбәкләрдә законнарга төзәтмәләр кертү процессын синхронлаштырырга кирәк. Мәсьәлә дөрес куелган», - диде Мөхәммәтшин.

Парламент башлыгы билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта Илнең төп законына төзәтмәләр турында тавыш биргәннән соң РФ субъектлары Конституцияләре һәм уставларына үзгәрешләр кертү процессы бара.

Дәүләт Советы Рәисе искәрткәнчә, федераль закон кабул ителгәннән соң өч ай вакыт эчендә төбәк кануннарын федераль законнар белән тәңгәлләштерү таләп ителә.

«Закон чыгаручылар ассоциациясе утырышында Дәүләт Думасы һәм Федерация Советына мөрәҗәгать әзерләү кирәклеге белән барысы да килеште. Якын арада әлеге документны килештерү өчен миңа тапшырырлар дип уйлыйм. Мин аны хуплаячакмын», - диде Мөхәммәтшин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100