Депутатлар үзмәшгульләргә кече һәм урта эшмәкәрлек ярдәмен күрсәтү проектын хуплады

Федераль закон проекты нигезендә кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының бердәм реестрына үзмәшгульләр турында мәгълүматлар кертергә тәкъдим ителә.

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ», Надежда Гордеева). ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты депутатлары үзмәшгуль гражданнарга ярдәм чараларын күрсәтүгә кагылышлы федераль закон проектын хуплады. Мондый карар бүген видеоконференцэлемтә режимында узган утырышта кабул ителде.

Федераль закон проекты нигезендә кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының бердәм реестрына үзмәшгульләр турында мәгълүматлар кертергә тәкъдим ителә, ул декабрь аенда формалаша башлаячак.

«Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм итү» илкүләм проекты максатларының берсе - 2024 елга кече һәм урта эшмәкәрлек өлкәсендә эшләүчеләр санын 25 млн кешегә кадәр арттыру. Бу исә кече һәм урта эшмәкәрлек өлкәсендә 5,8 млн кешегә гомуми үсеш тәэмин итү кирәклеген аңлата.

«Россия Икътисади үсеш министрлыгы бәяләвенчә, үзмәшгуль гражданнарны легальләштерү хисабына 2,4 млн кешегә үсеш тәэмин ителергә мөмкин», – дип аңлатты парламент комитеты рәисе урынбасары Ринат Гайзатуллин.

Аның сүзләренчә, бу бурыч мондый гражданнарга кече һәм урта эшмәкәрлеккә карата гамәлгә ашырыла торган ярдәм чараларыннан файдалану хокукын закон белән беркетү ярдәмендә хәл ителергә мөмкин. Закон проекты нигезендә, кече һәм урта эшкуарлыкка дәүләт ярдәменең аерым чаралары, барыннан да элек, финанс, мөлкәт, мәгълүмат, консультация һәм белем бирү, шулай ук «Кече һәм урта эшмәкәрлек корпорациясе»нең ярдәме үзмәшгульләргә күрсәтеләчәк.

«Закон проекты белән бер үк вакытта үзмәшгуль гражданнарга ярдәм күрсәтү турындагы тиешле нигезләмәләрне Россия һәм Россия субъектлары дәүләт программаларына, шулай ук кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү буенча чаралар булган муниципаль программаларга кертү күздә тотыла», – диде парламентарий.