420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 15 апрель, «Татар-информ»). «Бердәм Россия» партиясе исемлеге буенча республика парламентына сайланган Татарстан Дәүләт Советының элеккеге депутаты Андрей Кондратьев мандаты шулай ук партия исемлегендә күрсәтелгән Татарстан Куркынычсызлык советының элеккеге секретаре Валерий Власовка тапшырылган. Бу карар бүген Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе утырышында кабул ителде.
«Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе карары белән VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатының вакантлы мандатын Власов Валерий Александровичка тапшырырга тәкъдим ителә, — дип хәбәр итте утырышта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев. Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары бу тәкъдимне хуплады.