ТР Дәүләт Советының Экология комитеты утырышы булды

Депутатлар федерациянең башка субъектлары инициативасы буенча эшләнгән федераль закон проектларын карады
(Казан, 15 апрель, «Татар-информ», Лилия Маркелова). Бүген IV чакырылыш ТР Дәүләт Советының Экология, табигый байлыкларны файдалану һәм аграр мәсьәләләр комитеты утырышы булды.
Депутатлар “Җир асты байлыклары” ТР законына үзгәрешләр кертү турында”гы республика законы проектын карады. Аны Татарстанның норма-хокук актын федераль законга туры килсен өчен эшләделәр. Аерым алганда, хәзер 10 нчы маддә җир асты байлыклары участоклары белән файдалану хокукы нигезләренә федераль тармак ведомствосы тарафыннан җир асты байлыкларын геологик өйрәнүләр буенча эшләр башкару буенча төзелгән дәүләт килешүе дә керүдән гыйбарәт.
“Үсемлекләр дөньясы турында”гы ТР законына үзгәрешләр кертү турында”гы, “Аеруча саклана торган табигать территорияләре турында”гы ТР законының 3 маддәсенә үзгәрешләр кертү турында”гы, “Экология экспертизасы турында”гы закон проектлары караудан алынды. Комитет рәисе Валерий Васильев 2008 елның 15 декабрендә Татарстан Экология кодексы кабул ителүен, аерым бүлекләре бу мәсьәләләргә багышлануын билгеләп үтте.
Комитет әгъзалары шулай ук федерациянең башка субъектлары инициативасы буенча эшләнгән федераль закон проектларын карадылар. Аларның берсендә РФ Җир кодексына үзгәрешләр кертү карала. Финанс кризисы нәтиҗәсендә күп кенә предприятиеләр җир участокларын хосусыйлаштыра яки арендалау хокукын рәсмиләштерә алмады. Гамәлдәге закон нигезендә, физик һәм юридик затлар бу эшләрне 2010 елның 1 гыйнварына кадәр башкарырга тиеш. Яңа норма-хокук акты проекты авторлары бу эшләрнең чынга ашуына шикләнә. Бигрәк тә хәзерге вакытта илдә җирләрнең 25 проценттан киме генә яңадан рәсмиләштерелгән. Дөрес, Татарстанда бу сан зуррак. “Республиканың 75 процент предприятиесе үз җир участокларын сатып алган. Алар исәбендә “Татнефть” ҖЧҖ, “Түбән Кама Шин” ҖЧҖ, “Татэнерго” ҖЧҖ”, - дип билгеләп үтте Валерий Васильев. Татарстан депутатлары булачак милекчеләргә тагын 2 ел вакыт бирү закон проектын хуплады.
Моннан тыш, комитет әгъзалары РФ Җир кодексына төзәтмәләрне хуплады, аның нигезендә газ белән тәэмин итү объектлары булган участокларны хосусыйлаштыру тыелырга мөмкин. Закон проекты авторлары фикеренчә, бу җирләр дәүләт милке булып калырга тиеш.
Бакчачыларны зур үзгәрешләр көтә. Депутатлар РФ Конституция суды карарын гамәлгә ашыру кысаларында эшләнгән федераль закон проектын карады. Торак пунктлар чигендә җир участоклары булган бакчачыларга торак йортлар төзергә рөхсәт итү ниятләнә.
Утырыш ахырында депутатлар комитетның агымдагы елның икенче кварталына эш планын раслады.