Әлмәт сусаклагычына аккошлар төшкән

Элек биредә аккошлар күренмәгән.

(Әлмәт, 15 март, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Әлмәт сусаклагычына уннан артык аккош төшкән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Моңа кадәр шарлавыклы буаларда, шәһәр күлендә аккошлар күренсә дә, аларның сусаклагычка төшкәннәре күренгәне юк иде.