Путин Дәүләт Думасына Хөкүмәт башлыгын раслауны тәкъдим итте

Хәзер Россия Конституциясе нигезендә парламент кандидатураларны килештерә генә.
(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ», Диана Авакян). Россия Президенты Дәүләт Думасына Хөкүмәтне формалаштыру мөмкинлеген бирергә кушты. Бу хакта ул Федераль Җыенга Юлламада әйтте.«Конституциянең 111 һәм 112 маддәләре нигезендә Президент Дәүләт Думасының Россия Хөкүмәте Рәисен билгеләүгә ризалыгын гына ала. Ә соңыннан үзе кабинет башлыгын, аның урынбасарларын һәм барлык министрларны билгели. Бу тәртипне үзгәртергә һәм Дәүләт Думасына Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе кандидатурасын килештерүне генә түгел, ә аны раслауны тапшырырга тәкъдим итәм. Ә соңыннан Хөкүмәт Рәисе тәкъдиме буенча, барлык вице-премьерлар һәм федераль министрларны билгеләүне тәкъдим итәм», - дип белдерде Дәүләт Башлыгы.Шул ук вакытта Президент аларны вазифага билгеләргә тиеш булачак. Ягъни парламент тарафыннан расланган кандидатураларны кире кагарга хокуклы булмаячак, дип өстәде Владимир Путин.Россия Президентының Федераль Җыенга Юлламасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.