news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ольга Павлова: Россия Президенты илнең социаль үсешенә югары вектор бирде

РФ Дәүләт Думасы депутаты сүзләренчә, Федераль Җыенга еллык Юллама вакытында Путин әйткән балалы гаиләләрнең социаль иминлеген арттыру чаралары халык үсеше һәм аның мул тормышы өчен нигез булачак.

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга еллык Юлламасында җиткерелгән балалы гаиләләрнең социаль иминлеген арттыру чаралары халык үсеше һәм аның мул тормышы өчен нигез булачак. Мондый фикерне РФ Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова әйтте.

Ул дәүләт башлыгының ярлылык белән көрәш һәм демографияне арттыру темаларын кузгатуны искәртте.

«Президент үсешнең бик югары социаль юнәлешен бирде, — диде парламентарий. — Балалы гаиләләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә илдәге демография дәрәҗәсе дә, икътисадның үсеш дәрәҗәсе дә турыдан-туры бәйле. Президент хәбәр иткәнчә, балалы гаиләләрнең социаль иминлеген арттыру чаралары халыкның һәм аның тормыш-көнкүрешенең нигезе булыр, дип ышанам».

Узган елда илнең кайбер төбәкләрендә сынау проектлары бар иде, аларның максаты — ярлылык сәбәпләрен һәрьяклап анализлау һәм ярлылык дәрәҗәсен киметергә ярдәм итәчәк универсаль механизмнар эшләү. Сынау нәтиҗәләрен бу язда ук күрсәтәчәкләр.

«Без сынау проектлары булган субъектларның тәҗрибәсен өйрәнәчәкбез һәм федераль дәрәҗәдә иң яхшы тәҗрибәләрне кертәчәкбез», — диде парламентарий.

Шулай ук ул ил гражданнарының үзләренең роленә дә игътибар итте. «Президент әйткәнчә, халыкның лаеклы тормыш дәрәҗәсенә ирешү буенча барлык программалар һәм планнар гражданнарның үзләре катнашында төзелергә һәм гамәлгә ашырылырга тиеш», — дип саный Павлова. Гражданнар инициативасы киләчәк эш өчен нигез булырга тиеш, диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100