ТР Дәүләт Советы Рәисе Хабаровск крае Халыклары ассамблеясе рәисе белән очрашты

Салават Сөләйманов төбәкләр тагын да ныграк хезмәттәшлек итә алырлык юнәлешләрне атады

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ»). ТР Дәүләт Советы Рәисе, ТР Халыклары ассамблеясе Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Хабаровск крае Халыклары ассамблеясе Советы рәисе, крайның Иҗтимагый палатасы әгъзасы Салават Сөләйманов белән очрашты. Очрашуда ТР Халыклары ассамблеясе Советы башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимиров катнашты.
Фәрит Мөхәммәтшин кунакларны ТР җитәкчелеге һәм халыклары исеменнән сәламләп, билгеләп үткәнчә, Татарстанда этносара һәм конфессияара аңлашуны саклау, халыкларның телләрен һәм мәдәниятләрен үстерү мәсьәләләренә зур әһәмият бирелә.
“Республиканың, гражданнарның, хакимиятләрнең, дин эшлеклеләренең көче һәм хезмәте, максатчан эш-гамәлләр белән генә җәмгыятьтә тынычлыкны һәм аңлашуны сакларга һәм үстерергә була”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Салават Сөләйманов ТР парламенты җитәкчесен Хабаровск крае Халыклары ассамблеясе Советы эшчәнлеге белән таныштырып, билгеләп үткәнчә, крайның үзенчәлеге – монда төп халыкларның аз булуы.
Аның сүзләренчә, крайда 145 милләт вәкиле яши. Крайның татарлар оешмасы активлыгы белән аерылып тора, дип билгеләде Салават Сөләйманов.
Ул ТР җитәкчелегенә, крайда Сабан туен уздыру эшендә даими ярдәм иткән өчен, рәхмәт белдерде.
Салават Сөләйманов төбәкләр арасында сәүдә-икътисад элемтәләренең тиешле дәрәҗәдә актив булмавын билгеләп үтте һәм тагын да ныграк хезмәттәшлек итә алырлык юнәлешләрне атады.
Очрашу соңында Фәрит Мөхәммәтшин һәм Салават Сөләйманов ассамблеяләр арасында киң хезмәттәшлек итү турында килештеләр, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте.