Дәүләт Думасында Татарстаннан 15 депутат булачак

Дәүләт Думасында Татарстаннан 15 депутат булачак

(Казан, 14 декабрь, “Татар-информ”). Татарстаннан депутатлыкка кандидатлар РФ Федераль Җыенның бишенче чакырылыш Дәүләт Думасында унбиш урын алган. Депутатлык мандатлары “Бердәм Россия”нең 14 һәм “Справедливая Россия”нең бер вәкиленә бирелгән, дип хәбәр итә ТР Үзәк сайлау комиссиясе.

“Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге депутатлары арасында дүртенче чакырылыш РФ Дәүләт Думасының 5 депутаты: Олег Морозов, Ринат Гобәйдуллин, Айрат Хәйруллин, Илдар Гыйльметдинов һәм Александр Козловский. Россяи парламентында беренче тапкыр Татарстанны Казанның элеккеге башкарма комитет җитәкчесе Марат Заһидулов, танылган гимнастка Алинә Кабаева, “Татарстан Яшьләр оешмалары советы” активисты Виктория Черкасова тәкъдим итәчәк.

Дәүләт Думасында Татарстан бизнесының ике вәкиле – “Нәфис Косметикс” ААҖ Директорлар советы рәисе Ирек Богусловский һәм “СМП-Нефтегаз” ААҖ генераль директоры киңәшчесе Фоат Комаров, шулай ук дәүләт хакимияте вәкилләре: ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Клавдия Новикова һәм ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Халыкара хезмәттәшлекне үстерү агентлыгы директоры Хафиз Салихов, Нурлат муниципаль район башлыгы Фатыйх Сибагатуллин, ТР Эшмәкәрлекне үстерү агентлыгы җитәкчесе Гөлнара Сергеева да булачак.

Депутатлык мандатларыннан Татарстан Президенты, “Бердәм Россия” партиясенең Югары советы рәистәше, партиянең төбәк исемлеге башында торган Минтимер Шәймиев һәм Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан бүлеге Сәяси советы секретаре, кандидатларның төбәк исемлегендә өченче булган Фәрит Мөхәммәтшин баш тарткан.

Парламентта “Справедливая Россия” партиясен Чаллы һәм Татарстан территориясенең Нефтьле өлеше төбәк төркемнәреннән тавышка куелган, Федерация Советы рәисе киңәшчесе Аднан Музыкаев тәкъдим итәчәк.

Искәртеп узабыз, бишенче чакырылыш Дәүләт Думасына рәсми нәтиҗәләр нигезендә, “Бердәм Россия” 315 урын, КПРФ – 57, ЛДПР – 40 һәм “Справедливая Россия” 38 урын алган.