news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Дәүләт Думасына өстәмә сайлаулар өчен Татарстанда 450 мең бюллетень әзерләнә

Сайлауда кандидат булып алты кеше, шул исәптән РФ Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган сенатор Олег Морозов теркәлгән.

(Казан, 14 август, «Татар-информ»). РФ Дәүләт Думасына өстәмә сайлаулар өчен Түбән Кама округы буенча 450 меңнән артык бюллетень бастырылачак, аларга саклау маркаларын «Госзнак» әзерли. ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев шул хакта хәбәр итте.

«Саклау маркалары кайтты инде, без, үз чиратыбызда, аларны Территориаль сайлау комиссияләренә тапшырачакбыз, ә алар бюллетеньнәргә ябыштыру өчен участок сайлау комиссияләренә илтәчәк», — диде Кондратьев.

Тавыш биргәннән соң махсус исәпләү җиһазы ярдәмендә эшкәртелә торган бланклар да бастырылган (14,9 мең данә). Бюллетеньдәге текстлар рус һәм татар телләрендә язылган.

Мәгълүм булганча, Татарстанда 11-13 сентябрьдә бер үк вакытта 4 сайлау кампаниясе (шул исәптән 28нче Түбән Кама сайлау округы буенча РФ Дәүләт Думасына депутат сайлау) узачак. Сайлауларда кандидатлар сыйфатында Олег Морозов («Бердәм Россия»), Илнар Сираев («Гадел Россия»), Андрей Колосов (ЛДПР), Николай Барсуков («Россия коммунистлары»), Леонид Стражников («Социаль Гаделлек Коммунистлар Партиясе») һәм Альберт Ягудин (КПРФ) теркәлгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100