Иҗтимагый палата күзәтүчеләрне «Чиста сайлаулар өчен» корпусы белән әзерли

Иҗтимагый оешмалардан күзәтүчеләр 8 сентябрьдә узачак сайлаулар көнендә Татарстанның барлык 2811 сайлау участогына җибәреләчәк.
(Казан, 14 август, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстан Иҗтимагый палатасы күзәтүчеләрен әзерләүдә «Чиста сайлаулар өчен »корпусының төбәк бүлеге ярдәм итүгә алынды. Бу хакта «Татар-информ» корреспондентына корпус лекторы, Россия юристлары ассоциациясенең Татарстан бүлеге башкарма комитеты башлыгы Тимур Какохо сөйләде.«Иҗтимагый палатаның үз күзәтүчеләрен тәкъдим итү вәкаләтләре узган ел барлыкка килде. Хәзер алар үз күзәтүчеләрен җибәрә ала, шуңа күрә без иҗтимагый оешма буларак бу эшкә кушылдык. Безнең бурыч — күзәтүчеләрне әзерләү, ә иҗтимагый оешма аларны тиешле күләмдә җыярга ярдәм итә. Без партнерлыкта эшлибез. Элек бездә бары яшь юристлар гына иде, ә хәзер – симбиоз, ул үз нәтиҗәләрен бирер дип өметләнәбез», - диде агентлык әңгәмәдәше.Татарстан Иҗтимагый палатасы күзәтүчеләрне республиканың барлык 2811 сайлау участогына җибәрергә планлаштыра. Бу сәяси партияләрнең берсенә дә карамаган һәм кандидатлар мәнфәгатьләрен кайгыртмаган иҗтимагый оешмалардан булган күзәтүчеләр.Күзәтүчеләр 8 сентябрьдә узачак VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлауларның үтә күренмәлелеген һәм ачыклыгын күзәтеп торачак. Һәр сайлау участогында сәяси партияләрдән, кандидатлардан, иҗтимагый оешмалардан барлыгы 25 күзәтүче эшләячәк.