news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Дәүләт Думасы каравында Татарстанның 26 федераль закон проекты бар

Депутатлар ТАССРның 100 еллыгына багышланган республика законнары турында доклад әзерләде.

(Казан, 14 июль, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Хәзерге вакытта Россия Дәүләт Думасы каравында республика парламенты тарафыннан тәкъдим ителгән 26 федераль закон проекты бар. Татарстан Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Александр Чубаров утырышта шул хакта хәбәр итте.

Депутат сүзләренчә, 90нчы еллардан башлап Татарстан Дәүләт Советы закон чыгару инициативалары сыйфатында Дәүләт Думасына 111 федераль канун проекты тапшырган. Шуларның унөче федераль законга әверелгән.

Чубаров шулай ук республика законнарының иҗтимагый тормышның барлык өлкәләренә кагылуын искәртте. «Татарстан зур тизлектә үсеш кичерә торган төбәк булганлыктан, бу республика законнарының төп юнәлешләрен даими рәвештә үстерүне таләп итә һәм республика парламентының әлеге өлкәдәге җаваплылыгын арттыра», - дип билгеләп үтте ул.

Комитет утырышында депутатлар ТР законнарының торышы турындагы докладны хуплады. Ул ТАССРның 100 еллыгына багышланган һәм, совет чорын (1920-1990 еллар) да кертеп, республикада законнар кабул итүнең төп этаплары турындагы мәгълүматларны, шулай ук 1990 елдан бүгенге көнгә кадәр парламентның закон чыгару эшчәнлеге нәтиҗәләрен үз эченә ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100