news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ольга Павлова: Балаларны диңгездә ял итү хокукыннан мәхрүм итәргә ярамый

Татарстан балаларны тиешле куркынычсызлык чараларын үтәп диңгез буендагы дәвалау һәм ял итү урыннарына җибәрү мөмкинлегенә ия дип саный РФ Дәүләт Думасы депутаты.

(Казан, 14 июль, «Татар-информ»). Балаларның ялын үз төбәгең һәм чиктәш территорияләрнең чикләре белән генә чикләү - бу аларны тулы канлы ялдан мәхрүм итү дигән сүз. Мондый фикерне Россия Дәүләт Думасында Татарстаннан депутат, «Бердәм Россия»нең «Балалар спорты» проекты координаторы Ольга Павлова җиткерде.

«Россиядә бала хокукларының төп гарантияләре турындагы закон Россиядәге барлык балалар өчен дә ял итү хокукын күздә тота һәм балаларны территорияләргә бүләргә ярамый. Татарстанның көньякта монолагерьларда яшәү мөмкинлеге бар, җәйге лагерьга кадәр махсус поездларда бару мөмкин. Ягъни башка төбәкләрдән килгән балалар белән элемтә булмый, ни өчен бу очракта ял итәргә рөхсәт итмәскә?» – парламентарий шундый риторик сорау бирде.

Ольга Павлова искәртеп үткәнчә, 8 июльдә Россия спорт министрлыгы Төбәкара спорт чараларын яңарту турында боерык чыгарды. Димәк, балалар ярышларга башка төбәкләргә йөри ала. Шул ук вакытта бу төбәкләрдә алар өчен ял итү тыела.

«РФ Хөкүмәте һәм РФ Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил катнашында зур ведомствоара киңәшмә үткәрергә кирәк дип саныйм. Җәй инде ахырына якынлаша, ә балалар әле диңгездәге лагерьларда ял итәргә өлгермәде. Депутатлар корпусы әлеге мәсьәләне хәл итүгә кушылырга әзер», – дип искәртте Павлова.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте 3 июль көнне 2020 ел азагына кадәр яшәгән төбәкләрдән читтә урнашкан лагерьларда балаларның ял итүен тыя торган санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне бастырып чыгарды. Искәрмә Арктик зонасыннан балигъ булмаганнар өчен ясалган. Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Севастополь мәктәпләре укучыларына килгәндә, алар үз шәһәрләре белән чиктәш төбәкләрдә ял итә алачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100