Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә Закон чыгаручылар советы утырышында чыгыш ясады

Совет утырышы “Россия Федерациясе субъектларының коррупциягә каршы тору өлкәсендәге эшчәнлек тәҗрибәсе” дигән темага багышланган иде

(Казан, 14 июль, “Татар-информ” ). Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә РФ ФҖ Федерация Советының РФ субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органнары белән бәйләнешләр буенча Советы утырышында катнашты. Совет утырышы “Россия Федерациясе субъектларының коррупциягә каршы тору өлкәсендәге эшчәнлек тәҗрибәсе” дигән темага багышланган иде.
Утырыш РФ Президенты Дмитрий Медведев рәислегендә барды. Президент билгеләп үткәнчә, Россия парламентарийларына коррупция белән бәйле җинаятьләр өчен салына торган штраф күләмен берничә тапкыр арттыру идеясе турында кабат фикерләшергә туры киләчәк. Ул РФ ФҖ Федерация Советы Рәисе Сергей Мироновның коррупцияне авыр җинаятьләр исәбенә кертергә һәм шартлы җәза срогы бирүне кулланмаска кирәк дигән тәкъдиме белән килешүен белдерде. Д.Медведев фикеренчә, штраф күләмен берничә тапкыр арттыру белән беррәттән, җинаять кылучыларны төзәтү эшләренә активрак тартырга, билгеле бер вазыйфаларын биләү хокукыннан мәхрүм итәргә кирәк.
Утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республикада коррупциягә каршы тору өлкәсендәге эшчәнлек тәҗрибәсе турында чыгыш ясады. Аерым алганда, ул бюджет акчасын тотуга тышкы яктан һәм эчке күзәтчелек итү системасы, дәүләт хезмәтләре күрсәтү өчен, интернет-мәйданчык эшчәнлеге, ТР Законнарын һәм республикада кабул ителә торган башка хокукый актларны коррупциялелеккә тикшерү, “Электрон Хөкүмәт” системасы турында сөйләде. “Татарстанда төп игътибар коррупцияне кисәтүгә бирелә”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Татарстан парламенты башлыгы үз чыгышында коррупция белән көрәштә ярдәм итә алырлык тәкъдимнәр белән чыкты. Аның фикеренчә, “Россия Федерациясендә дәүләт граждан хезмәте турында” законга һәм башка документларга үзгәрешләр кертергә кирәк: ришвәт белән тотылган чиновник алга таба дәүләт хезмәтенә һәм кешеләр белән идарә итүгә якын җибәрелергә тиеш түгел.
Федераль законнарның кайберләре камилләштерүне таләп итә, дип саный Фәрит Мөхәммәтшин. Ул мисалга банкротлык турындагы законны китерде. Спикер билгеләп үткәнчә, әлеге законның максаты изге булган: ул банкротлык процедурасы аша предприятиене “сәламәтләндерү”не, бурычларны кичектерү һәм предприятиене конкурентлыкка сәләтле итүне күз алдында тоткан. Әмма яңа төзелгән арбитраж идарәчеләр институты бу бурычны ахырына кадәр хәл итә алмаган.
Фәрит Мөхәммәтшин Россия Президентының коррупция белән бәйле җинаятьләр өчен салына торган штраф күләмен берничә тапкыр арттыру идеясен хуплады. Моннан тыш, парламент башлыгы Россиядә коррупция проблемалары буенча социаль мониторинг үткәрүнең бердәм методикасы булырга тиеш дип саный.
“Гомумән алганда, Россия Президентының коррупция белән көрәшү юнәлешендә алып барган мөһим эшен хуплыйбыз һәм урыннарда кулдан килгәннең барын да эшлибез”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.
РФ Президенты Дмитрий Медведев ТР Дәүләт Советы Рәисе тәкъдимнәренең исәпкә алыначагын белдерде.