Ф.Мөхәммәтшин: «Закон проектларын кабул итү буенча эш 48 процентка гына башкарылды»

Татарстан парламентының эшен тагын да нәтиҗәле итү өчен, башка парламентларның тәҗрибәсен өйрәнү дә зарур, дип саный ул
(Казан, 14 июль, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген матбугат конференциясендә ТР парламентының 2008 елдагы I ярты еллыгы эшчәнлегенә нәтиҗә чыгарып, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин: «Закон проектларын кабул итү буенча планлаштырылган эш 48 процентка гына башкарылды, аның ел башыннан бирле кимендә 50 процентка үтәлүе шарт иде. Комитетларда каралган тәкъдимнәр үтәлергә тиеш. Беренче ярты еллыкта Россия Федерациясендәге башка субъектлар парламентлары белән элемтәләр урнаштыру, үзара хәбәрләшеп тору эше бик сүлпән алып барылды, - дип бәяләде. - Татарстан парламентының эшен тагын да нәтиҗәле итү өчен, башка парламентларның тәҗрибәсен өйрәнү дә зарур. Рәис буларак, мин эшче төркемнәр оештырып җибәрергә тиеш идем», - дип үзтәнкыйть сүзләрен белдерде.
Икенче ярты еллыкта бу кимчелекне бетерү максатыннан, парламент җитәкчесе Россия субъектларына һәм чит илләргә, аерым алганда, Төрекмәнстан башкаласы Ашхабадка барырга ниятләп торуларын хәбәр итте. «Үзара тәҗрибә өйрәнү эшчәнлегебезне баетачак кына. Җитмәсә, алар ике палаталы парламенттан бер палаталыга күчү чоры алдында торалар, безнең парламентны үзләре чакырып киттеләр. Ә инде үзебезнең депутат төркемнәре, аерым депутатларның эшчәнлеге, комитет утырышларына, аппарат киңәшмәләренә килү мәсьәләләрендә мин канәгатьсезлек белдерәм. Шуңа күрә депутатларның ничек эшләвен газета аша яктырту турында карар кабул ителде», - диде Ф.Мөхәммәтшин.