Матбугат чаралары Кремльнең төбәкләрне эреләндерү буенча планы булмавын хәбәр итте

Президент Администрациясендә Федерация субъектларын интеграцияләү турында кампания башлануы турындагы фаразларны «саташу» дип атадылар.

(Казан, 14 май, «Татар-информ»). Архангельск өлкәсен һәм Ненец автономияле округын бер төбәккә берләштерү Россия төбәкләрен массакүләм эреләндерү кампаниясе башлануын аңлатмый. Бу хакта ТАСС агентлыгы Россия Президенты Администрациясендәге чыганакка сылтама белән хәбәр итә.

Кичә Архангельск өлкәсе һәм Ненец автономияле округы башлыклары вазифаларын вакытлыча башкаручы Александр Цыбульский һәм Юрий Бездудный төбәкләрне берләштерү турындагы меморандум имзалады. Моны күп кенә экспертлар Федерация субъектларын интеграцияләү процессының башлануы буларак кабул иткән.

«Төбәкләрдә мондый кампаниянең башлануы турындагы фаразлар — саташу. Төбәкләрне эреләндерү темасы Кремльнең көн тәртибенә куелмаган», — дип искәртте Президент Администрациясе хезмәткәре.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, Дәүләт Думасында Төмән өлкәсе, Ханты-Манси автономияле округы һәм Ямал-Ненец автономияле округының берләшү ихтималы хакында белдергәннәр иде.