“Бердәм Россия” партиясе Казан җирле бүлегенең XVI конференциясе үтте

Сәяси совет секретаре Илсур Метшин хисап тотты
(Казан, 14 май, «Татар-информ», Алия Сабирова). Кичә “Казан” Милли-мәдәни үзәгендә “Бердәм Россия” партиясе Казан җирле бүлегенең XVI конференциясе үтте. Утырышта Сәяси совет секретаре Илсур Метшин җирле бүлекнең сәяси советы эшчәнлеге буенча хисап тотты.
“Бүгенге конференциядә РФ Дәүләт Думасына, РФ Президенты һәм ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлаулары вакыты белән туры килгән соңгы ике елда партия оешмалары эшләренә нәтиҗә ясалачак”, - дип башлады чыгышын И.Метшин. Аның сүзләренчә, казанлыларның сәяси омтылышлары тотрыклы кала. Сайлаучыларның 72 процентка якыны үз тавышларын “Бердәм Россия” партиясе өчен бирде. “Бүген без 2 ел элек партия конференциясендә куелган мәсьәләләр хәл ителде дип әйтә алабыз. Бу безнең өчен әһәмияткә ия җиңү”, - дип билгеләп үтте ул.
“Безне 2010 елда республиканың муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлаулары көтә. Яңа сәяси стратегия формалаштырырга кирәк булачак”, - диде Казан мэры. Аның сүзләренчә, “Бердәм Россия” бөтенроссия сәяси партиясенең территориаль төбәк бүлегенең Казан җирле бүлеге эшендә халыкка аңлату эшләре алып баруга төп басым ясарга кирәк. “Сайлаучыларның ихтыяҗ, өметләрен белергә һәм хәл итү юлларын тәкъдим итәргә кирәк”, - дип өстәде Илсур Метшин.
Утырыш ахырына якынлашканда ул: “Без шәһәрдә киң күләмле мәсьәләләрне хәл итү буенча җаваплылыкны үз өстебезгә алырга әзер. Килешеп эшләсәк, барлык проблемаларны да тизрәк хәл итәчәкбез”, - дип билгеләп үтте.
Конференциядә “Бердәм Россия” Казан җирле бүлегенең җирле контроль-ревизия комиссиясе рәисе Татьяна Ларионова бу комиссиянең эшчәнлеге буенча хисап тотты.
Шулай ук конференциядә “Бердәм Россия” бөтенроссия сәяси партиясенең территориаль төбәк бүлеге XV конференциясенә җирле сәяси советы, контроль-ревизия комиссиясе һәм делегатларның яңа составы сайланды.
Казанның партия конференциясендә партиянең Татарстан төбәк бүлеге сәяси советы секретареның беренче урынбасары, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусев; ТР парламенты секретаре Лилия Маврина, ТР Дәүләт Советындагы “Бердәм Россия” фракциясе әгъзалары; Казан шәһәре Думасы депутатлары; партия тарафдарлары һәм “Бердәм Россия”нең “Яшьләр гвардиясе” вәкилләре катнашты.