Яшьләр парламенты утырышы беренче тапкыр онлайн режимда узачак

Очрашуда Татарстан яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов катнаша.

(Казан, 14 апрель, «Татар-информ»). 15 апрельдә, эпидемиология вазгыяте уңаеннан, Яшьләр парламенты утырышы беренче тапкыр онлайн режимында узачак. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яшь парламентарийлар эшче яшьләр арасындагы социаль куркынычлар, Татарстанда дистанцион белем бирүне оештыруның сыйфаты турында сөйләшәчәк һәм башка мәсьәләләрне караячак. Утырышта Татарстан яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов катнашачак.

Бүгенге көндә 90нан артык яшь парламентарий утырышта катнашачагын раслады. Утырыш барышын теләге булган барлык кеше карый алачак — туры трансляция YouTube сайтында оештырыла.