ТР парламентына җирле үзидарәгә кагылышлы законнарга үзгәрешләр кертергә туры киләчәк

Бүген яңа сайланган дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт буенча даими комитеты беренче утырышын уздырды

(Казан, 14 апрель, “Татар-информ”. Римма Гатина). Бүген яңа сайланган дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт буенча даими комитеты беренче утырышын уздырды. Көн тәртибенә чыгарылган сорауларның күпчелеге республиканың җирле үзидарәгә кагылышлы законнарын федераль законнарга тәңгәлләштерү белән бәйле иде. Бу нисбәттән ТР Прокуроры Кафил Әмиров ТР Дәүләт Советына мөрәҗәгать иткән. Депутатлар бу мөрәҗәгатьләрне карап, алга таба җирле үзидарә органнарына гражданлык актларын теркәү, сәламәтлек саклау, гражданнарның аерым категорияләренә акчалата түләүләр һәм акчалата бүләкләү өлкәсендә дәүләт вәкаләтләрен бирү буенча берничә законны тәңгәлләштерү буенча эшне дәвам итәргә карар кылды.
ТР Прокуроры шулай ук Татарстан депутатларына, 2008 елның 20 мартында кабул ителгән республика муниципаль берәмлекләренең җирле үзидарә органнарына опека һәм попечительство өлкәсендә аерым дәүләт вәкаләтләрен бирү белән бәйле республика законының да федераль законга каршы килүен билгеләп үтеп, протест юллаган. Эш шунда: республика законының 1 нче маддәсе белән, җирле үзидарә органнарына суд тарафыннан эшкә сәләтсез дип табылган затларны һәм балигъ булмаганнарны опекага алу һәм попечительлек эшен оештыру буенча дәүләт вәкаләте бирелә. Ә 2008 елның 24 апрелендә кабул ителгән “Опека һәм попечительлек турында” федераль закон буенча, бу вәкаләтләр РФ субъектлары карамагында кала.
Кафил Әмировның тагын бер мөрәҗәгате муниципаль район һәм шәһәр округлары җирле үзидарә органнарына дәүләт яшьләр сәясәте өлкәсендә дәүләт вәкаләтләрен бирү белән бәйле, 2006 елның 7 апрелендә кабул ителгән законга кагыла. Бу законда җирле үзидарә органнары дәүләт яшьләр сәясәте өлкәсендәге республика программаларын һәм чараларын тормышка ашыру буенча дәүләт вәкаләтләре бирелә. 2008 елның 25 декабрендә “РФнең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” федераль закон кабул ителү белән, әлеге нигезнамәләр бу законга каршы килә дип табылган. Федераль закон буенча, әлеге вәкаләтләр РФ субъектының дәүләт хакимияте органнары карамагында кала.
Шул сәбәпле, ТР парламенты депутатларына җирле үзидарә органнарына опека һәм попечительство, дәүләт яшьләр сәясәте өлкәсендә дәүләт вәкаләтләрен бирүгә кагылышлы законнарга үзгәрешләр кертергә туры киләчәк.
Бүген депутатлар шулай ук “Татарстан Республикасында хезмәтне саклау турында” ТР Законына үзгәрешләр кертү турында” закон проектын беренче укылышка әзерләде.