ТР Дәүләт Советының закон һәм хокук тәртибе комитеты агымдагы ел эшчәнлегенә нәтиҗә ясады

Комитет рәисе Шакир Яһудин башкарылган эшләр турында белдерде

  (Казан, 13 декабрь, «Татар-информ», Юлия Ревина). Агымдагы елның гыйнварыннан ноябрьгә кадәр ТР Дәүләт Советының закон һәм хокук тәртибе комитеты тарафыннан Татарстан Республикасы законнарының 18 проекты һәм ТР Дәүләт Советының 13 карары каралган. Комитет тарафыннан 4 закон проекты һәм 13 карар эшләнгән һәм республика Дәүләт Советына кертелгән. Бу хакта матбугат конференциясендә комитет рәисе Шакир Яһудин белдерде.
Спикер билгеләп үткәнчә, комитет тарафыннан “ТР Администрация кодексына үзгәрешләр кертү турындагы”, “Республикада яшәүчеләргә юридик ярдәм күрсәтү турындагы”, “Төнлә гражданнарның тынычлыгын һәм тынлыкны саклау турында” законнар эшләнгән. 24 декабрьдә өченче укылышта “Гражданнарның җыелышлар, митинглар, демонстрацияләр һәм пикетлар үткәрүгә хокуклары өчен шартлар тудыру турындагы” закон проектын карау тәмамланачак.
Комитет өчен ТР Дәүләт Советына закон проекты эшенең якынча планын формалаштыру тагын бер мөһим юнәлеш булып тора. Бу юнәлештә комитет зур эш башкара. Аерым алганда, һәр тәкъдим җентекләп өйрәнелә, субъектлар фикере карала. Шулай ук ел дәвамында план үтәлеше күзәтелә, үз вакытында үзгәрешләр кертелә. 2013 елга республика парламенты каравына кертелгән 40 закон проектыннан торган якынча план төзелгән.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның тәкъдиме буенча комитет эш күләмен арттырырга планлаштыра – вәзгыять уңаеннан чыгарыла торган законнардан план нигезендәге законнарга күчәргә ниятли. Яһудин сүзләренә караганда, комитетның эшләргә кирәкле резервлары зур. Беренче чиратта, ул –Татарстанның социаль-икътисади үсешен закон белән тәэмин итү. Шул ук вакытта үзенчәлекле законнар эшләүгә басым ясау зарур.
Комитетның чираттагы эш юнәлеше комитетны алып бару мәсьәләләре буенча федераль закон проектларын карау, тәкъдимнәр һәм төзәтмәләр әзерләүдән гыйбарәт. Агымдагы елда комитет 52 федераль закон проектын, 13 закон инициативасын һәм Россия Федерациясе субъектларының 2 мөрәҗәгатен караган. Алар буенча тиешле карарлар кабул ителгән. Нигездә тәкъдим ителгән проектлар хуплана.
Шулай ук ТР Конституциясе һәм федераль законнар тарафыннан ТР Дәүләт Советына сайлау, билгеләү, килешү һәм раслау өчен тәкъдим ителгән кандидатуралар буенча якынча фикер алышу да комитет эшчәнлегенә кагыла. Шулай итеп, Яһуди сүзләренә караганда, быел комитет тәкъдиме белән 22 ТР дөнья судьясы, ТР Адвокат конторасының квалификацияле комиссиясе әгъзалары вазыйфасына 2 кандидатура һәм ТР Премьер-министры урынбасары вазыйфасына Әскать Сәфәров кандидатурасы сайланган.
Бүген комитет ТР Иҗтимагый палатасын формалаштыру мәсьәләсе белән мәшгуль – комитет 33 кандидатны караган. ТР Дәүләт Советына аларның егермесен раслау тәкъдим ителгән.