Песков: Путин Уграда кара-каршы тору тәмамлануны бәйрәм итү белән килешмәс иде

Кремльдә 11 ноябрьне истәлекле дата дип игълан итү турында бернинди карар да кабул итмәгәннәр.
(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин «Угра елгасы янында кара-каршы тору тәмамланган көн»не бәйрәм итү идеясе белән килешмәс иде. Бу турыда дәүләт башлыгы матбугат сәркатибе Дмитрий Песков сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.Дмитрий Песков сүзләренчә, Кремльдә 11 ноябрьне истәлекле дата дип игълан итү тәкъдимен игътибарга алганнар, әмма бу уңайдан бернинди карар да кабул итмәгәннәр.«Моны Калуга өлкәсе губернаторы тәкъдим итте. Чыннан да, ул игътибарга алынган иде. Әмма бу турыда нинди дә булса карарлар кабул ителмәде, һәм ул көн тәртибендә тормый», - диде журналистларга Президентның матбугат сәркатибе.Путинның бу идеяне хуплавы яки хупламавы турындагы сорауга «ул бу формулировка белән килешмәс иде», дип җавап бирде Дмитрий Песков. Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Россия Фәннәр академиясе академигы Вадим Трепавлов «Угра елгасы янында кара-каршы тору тәмамланган көн»не истәлекле итү идеясенә тискәре мөнәсәбәттә булуын әйткән, чөнки вакыйга татарларның милли хисләренә кагыла.