Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына беренче юлламасы белән мөрәҗәгать итәчәк

Утырыш 12 сәгатьтә Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында уза

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советы утырышында беренче юлламасы белән республика парламентына мөрәҗәгать итәчәк.
Утырыш 12 сәгатьтә Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында уза. Докладның әһәмиятлелеген исәпкә алып, турыдан-туры теле- һәм радиотрансляция оештырыла.
Парламент утырышына дәүләт хакимиятенең федераль һәм республика органнары, җирле үзидарә органнары, иҗтимагый оешмалар һәм профсоюзлар, чит илдәге һәм Россия төбәкләрендәге Татарстан вәкилләре, республика оешмалары һәм предприятиеләре җитәкчеләре, кече һәм урта бизнес, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, дин, гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.
Рөстәм Миңнехановның Татарстан Президенты вазифасында беренче юлламасы булуын да билгеләп үтәргә кирәк.