Зилә Вәлиева: Иҗтимагый палатадан участокларга барлыгы 5698 күзәтүче җибәрелде

Иҗтимагый палата рәисе быел тавыш бирү участокларында беренче тапкыр күзәтүче булып катнашкан блогерларның сайлаулар барышында подписчиклар саны артуын әйтте.

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева 1 июльдәге тавыш бирү вакытында 16 меңнән артык күзәтүче җибәрелгәнен, ә хәзерге вакытта барлык Иҗтимагый палатадан һәр участокка ике кеше генә җибәрелгәнен әйтте. Шулай итеп, Иҗтимагый палатадан барлыгы 5698 күзәтүче билгеләнгән. Бу хакта ул бердәм мәгълүмат үзәгендә сөйләде.

«1 июльдәге тавыш бирү вакытында 16 меңнән артык күзәтүче җибәргән идек. Хәзерге вакытта барлык Иҗтимагый палатадан һәр участокка ике кеше генә җибәрдек. Шулай итеп, бездән барлыгы 5698 күзәтүче җибәрелде. Барлыгы 15 иҗтимагый оешмада катнашабыз. Күзәтүчеләр — 18 яшьтән алып 35 яшь аралыгында, шуның 40 проценты ир-ат, калганнары хатын-кыз», — диде ул.

Зилә Вәлиева күзәтүче булып катнашкан блогерларны аерым билгеләп үтте. «Блогерлар булганга күрә, сайлауларның хәтта романтик рухта бара алуын белдек, яшьләр хис-кичерешләре белән уртаклаша, моңа безнең дә кәеф күтәрелде. Шик туган очракларда да күзәтүчеләребез яңа цифрлаштыру культурасы аша теге яки бу мәсьәләне җиңел хәл итү юлын таба алдылар», — диде ул.

«Сайлаулар гадел булсын өчен, без быел һәр сәгать саен муниципаль оешмалар белән элемтәгә чыктык. Шушы көннәрдә Россиянең иҗтимагый палатасы белән туры эфирга чыктык. 2,5 көн арасында 18 мөрәҗәгать килде, асылда, техник проблемалар иде, алар шундук хәл ителә барды», — диде Зилә Вәлиева.

Блогер Алинә Гыймалтдинова күзәтүче булуны җаваплылык дип саный. «Минемчә, иң мөһиме — аудитория белән тыгыз хезмәттәшлек итү, җанлы аралашу булды. Халык Директка сораулар яза, без шунда ук җавап бирәбез. Катнашуыма сөенәм. Мин булган участокта барысы да тыныч иде. Эшләү шартлары да яхшы булды. Бер көн эчендә дә бер мең тирәсе кеше миңа өстәлде», — дип бәяләде ул.

Блогер Камилә Хафизова сүзләренчә, ул күзәтүче ролендә беренче тапкыр гына катнашмый. «Студент булганда ук җәлеп ителгәнем булды. Хәзер дә катнашуы кызыклы, мин булган участокта хокук бозу очраклары күзәтелмәде. Директ та сораулар белән тулды, җавап биреп бардым. Мин монда катнашып, чыныгу алам, үземә тәҗрибә туплыйм», — диде спикер.