Владимир Сурчилов: Безгә киләчәктә тотрыклылыкка китерә торган үзгәрешләр кирәк

«ЛДПР» партиясеннән ТР Президентына кандидат республика җитәкчесен һәм Казан шәһәре Думасы депутатларын сайлауда үз тавышын бирде.

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ», Эльвира Зәйнулина). Татарстан Президентына кандидат Владимир Сурчилов киләчәктә тотрыклылыкка китерә торган үзгәрешләр кирәк дип саный. Ул бу турыда сайлауга килгәч әйтте.

«Сайлауга мин яраткан хатыным белән килдем. Ул мине һәрвакыт барлык мәсьәләләрдә дә хуплый. Ул минем тәнкыйтьчем, җитешсезлекләрне күрсәтүчем һәм ярдәмчем», — диде сәясәтче.

Сурчилов фикеренчә, сайлауда иң мөһиме — алдагы үзгәрешләр.

«Сайлау — беренче чиратта, миңа ошамаган әйберләрне үзгәртергә омтылу. Мәсәлән, дәүләттә кайбер эшләрнең хәл ителүе мине канәгатьләндерми. Минем өчен сайлау — әйберләрнең гадәти агымына йогынты ясау омтылышы», — дип өстәде сәясәтче. Ул билгеләп үткәнчә, иң мөһиме — сайлаудан соң кешеләрнең аңы үзгәрү.