Владимир Чагин: Татарстанның хезмәт сөючән халкын кем җитәкләячәге мөһим

«КАМАЗ-мастер» җитәкчесе сайлауларда катнашу өчен Әстерханнан команданың күнегүләр җыеныннан килде.

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Татарстанның хезмәт сөючән халкын кем үз артыннан ияртүе, тышкы һәм эчке сәясәт төзүе бик мөһим. Мондый фикерне «КАМАЗ-мастер» җитәкчесе Владимир Чагин белдерде. Ул сайлауларда катнашу өчен Әстерханнан махсус кайткан. Анда команданың тренировка җыеннары уза.

«Татарстан хезмәт сөючән халкы белән дан тота. Һәм аны кем үз артыннан ияртүе һәм лидер булуы, шулай ук тышкы һәм эчке сәясәт булдыруы бик мөһим. Сайлау көннәрендә өйдә калу — үзең һәм үз гаиләң алдында да җинаять», — диде Чагин.

Шәхсән минем шундый лидер булырга тиешле кеше турында шигем юк, дип өстәде ул. Аның фикеренчә, ул яңадан Рөстәм Миңнеханов булырга тиеш.

«Соңгы 5-10 елда без Татарстанда икътисадның һәм тормыш дәрәҗәсенең бик тиз үсүен күрәбез», — диде «КАМАЗ-мастер» командасы җитәкчесе.

Чагин сүзләренчә, ул Татарстанда гомере буе диярлек яшәвенә шат һәм республиканың алга таба да үсүе белән кызыксына.

Тавыш бирүдән соң Владимир Чагин сайлау участогындагы медпунктта булды һәм грипптан прививка ясатты.