Винера Ганеева Татарстан Президентын һәм Казан Думасы депутатларын сайлауда катнашты

Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Казанның 110нчы лицеенда тавыш бирде.

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ», Алинә Айдарова). Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Винера Ганеева Казанның 110нчы лицеенда Татарстан Президентын һәм Казан Думасы депутатларын сайлады.

«Без гаилә белән һәрвакыт сайлауларга йөрибез. Барыбыз да үз сүзебезне әйтергә тиеш. Безнең илебездә Татарстан хәзер иң яхшы регион булып санала. Бу — зур дәрәҗә. Моның белән һәрбер Татарстанлы горурлана ала дип уйлыйм.

Без күпмилләтле республика. Күпме гаиләләр бирегә башка төбәкләрдән яшәргә килә. Димәк, бездә яшәр өчен, эшләр өчен, барлык шартлар да тудырылган», — дип сөйләде Винера Ганеева.

Җырчы Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең «Без булдырабыз» сүзләрен искә төшерде. «Бу канатлы сүзләр һәрвакыт яңгырый. Безнең Татарстаныбыз чәчәк атучы республика булып тора. Шушы юнәлештән тайпылмаска кирәк дип уйлыйм. Мин хәзерге сәясәтне хуплыйм», — диде җырчы.