ТР Урман хуҗалыгы министры: Мөслимдә сайлаулар югары дәрәҗәдә оештырылган

Бүген ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Мөслим районында сайлау участокларында эш барышы белән танышты.

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ», «Мөслим-информ»). Бүген Татарстан Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Мөслим районына килде. Министр сайлау участокларында эш барышы белән танышты. Бу хакта район газетасы хәбәр итә.

Ул районда сайлауларның югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтте.

«Мөслимдә сайлаулар, һәрвакыттагыча, югары дәрәҗәдә оештырылган. Сайлау участокларында коронавирустан саклану буенча таләпләр төгәл үтәлә. Халык бик актив. Сайлауларның беренче ике көнендә үк мөслимлеләр, активлык күрсәтеп, гражданлык бурычын үтәде. Гомумән, мин, килгән саен, Мөслим районында эшнең ничек оештырылуын, җирлектәге үзгәрешләрне күреп чын күңелдән сөенәм һәм сокланам», — диде министр

Район территориаль сайлау комиссиясеннән алынган мәгълүматлар буенча, көндезге 12.00 сәгатькә, алдан тавыш бирүне дә кертеп, райондашларыбызның 70%проценты сайларга өлгергән иде.