Теләче районы җитəкчесе үзенең туган көнендə тавыш бирде

Сайлауларда район халкы актив катнаша, үз фикерен җиткерə, диде Нəҗип Хаҗипов.

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ», «Теләче-информ», Эльмира Котдусова). Теләче районы башлыгы Нəҗип Хаҗипов бүген, үзенең туган көнендә Телəче урта мəктəбендə урнашкан сайлау участогында тавыш бирде. Бу хакта җирле басма хәбәр итә.

«Россиядə күлəмендə республикабыз экономик үсеш буенча алдынгы урыннарны били. Социаль-көнкүреш ягыннан да бөтен программалар бар, алар һəрчак яңарып тора. Алга таба да шулай булачак. Президент тарафыннан булдырылган программаларында, Телəче районы үзлəренə тиешлелəрендə катнашып килə. Без моның өчен Президентка рəхмəтлебез. Сайлауларның өч көн дəвамында узуы да халык өчен файдалы, һава торышлары матур тора. Сайлауларда район халкы актив катнаша, үз фикерен җиткерə, бу бик яхшы», — диде Нəҗип Хаҗипов.

Район халкы быел да сайлауларда активлык күрсəтə. Сайлау участогы ачылуга райондашларыбыз үз тавышларын бирергə ашыкты. Телəче урта мəктəбе бинасында урнашкан 2669 номерлы сайлау участогында сайлау яшендəге 1108 кеше бар. Ике көн эчендə шуның 714 үз тавышларын биргəн. Əлеге участокта беренче тапкыр сайлауда катнашучы 6 яшь сайлаучы да бар. Шуларның 5 килеп инде үз тавышларын бирергə дə өлгерде. Өйдə сайларга телəк белдергəн кешелəрнең саны əлеге участокта 18 кешене тəшкил итә, диелә хәбәрдә.