Татарстанның Төзелеш министрлыгы башлыгы Фәрит Хәнифов Алабугада тавыш биргән

Сайлауларга ведомство җитәкчесе гаиләсе белән килгән.

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Фәрит Хәнифов бүген Алабугада 1390нчы сайлау участогында тавыш биргән. Сайлауларга ул гаиләсе белән килгән, дип хәбәр итә «Яңа Кама» газетасы.

Кергәндә министрның тән температурасын тикшергәннәр һәм кандидатлар белән танышырга тәкъдим иткәннәр. Бюллетеньгә тамганы махсус сайлау кабинасында куйган. Моның өчен тиешле ара саклап бераз көтәргә туры килгән.

Фәрит Хәнифов Алабугада теркәлгән, шуңа һәрвакыт сайлауларга туган шәһәренә кайтуы турында сөйләгән. Бүген ул сайлау участогына гаиләсе белән килгән.

«Алабуга халкы мәдәният һәм хезмәт сөючәнлек ягыннан бик актив. Бездә бәйрәм кәефе. Барыгызга да лаеклы сайлаулар телим», — диде ведомство җитәкчесе.

Сайлау участоклары кичке сәгать сигезгә кадәр эшләячәк.