Танылган блогер «Татар Малай» Түбән Камада күзәтүче булып эшли

Ринат Галиәхмәтов «Инстаграм» социаль челтәрендә һәм YouTube-каналда tatar__malay тәхәллүсе белән блог алып бара.

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). Танылган Татарстан блогеры Ринат Галиәхмәтов Түбән Камадагы сайлауларда күзәтүче сыйфатында эшли. Бу хакта НТР хәбәр итә.

Ринат Галиәхмәтов «Инстаграм» социаль челтәрендә һәм YouTube-каналда tatar__malay тәхәллүсе белән блог алып бара.

Блогер Түбән Камага бүген иртән иртүк килде һәм 3нче мәктәптә 2200нче участокта булды.

«Татар Малай» «Инстаграм»дагы үз битенә берничә видео куеп өлгерде һәм роликлар белән көн дәвамында уртаклашырга вәгъдә итте.

Ринат Галиәхмәтов Түбән Камада туган. Аның блогына «Инстаграм»да 137 мең кеше язылган.