Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов Татарстан Президентын сайлауларда тавыш бирде

Бөек Ватан сугышы каһарманы республикабыз тормышындагы бу мөһим вакыйгадан читтә калмады һәм сайлауларга үзенең җәмәгате белән килде.

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ», «Кама ягы»). Лаеш шәһәренең һәм Лаеш районының Мактаулы кешесе, Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов һәм аның хатыны Әлфия ханым район мәдәният йортында урнашкан 1781 нче сайлау участогында тавыш бирделәр. Бу хакта җирле газета хәбәр итә.

Участокта санитария куркынычсызлыгының кабул ителгән барлык нормалары катгый үтәлә: сайлау комиссиясе әгъзалары саклагыч битлекләр, перчаткалар һәм халатлар кулланалар. Борис Кузнецов һәм аның хатынының тән температурасын үлчәделәр, кулларын антисептик белән эшкәрттеләр, аннары аларга битлекләр бирделәр.

Советлар Союзы Герое сайлауларга үзенең күпсанлы орденнарын тагып килгән иде. Ул сайлау комиссиясе әгъзаларына үз паспортын күрсәтте, шуннан соң кулына ручка белән бергә сайлау бюллетенен алды. Аннары ул тавыш бирү өчен кабинкага китте, аннан чыгып бюллетеньне урнага төшерде.

«Бу көн Татарстан өчен зур әһәмияткә ия. Республикабызның Президенты булачак затка халык яхшы яшәсен өчен күп нәрсә эшләргә туры киләчәк. Беренче чиратта, халык хуҗалыгын үстерү мөһим. Мин ышанам, татарстанлылар, бигрәк тә яшьләр, лаеклы кешене сайларлар», — диде, тавыш биргәннән  соң Борис Кириллович.

Татарстан Президентын һәм муниципаль берәмлекләр депутатларын сайлаулар дәвам итә.