«Үсеш партиясе» Татарстанда сайлаулар барышын уңай бәяләде

Күзәтүчеләр һәм партия вәкилләре сайлау участокларында тавыш бирүне актив күзәтә.

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). «Үсеш партиясе» сайлау штабы Татарстан Республикасында сайлаулар барышын уңай бәяләде. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына партия матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

«Сайлау участокларында эш оештырылган, безнең күзәтүчеләр эшли, кандидатлар үзләре дә бар. Сайлаучылар актив тавыш бирә, ә штаб тәүлегенә 24 сәгать эшли. Бездә актив күзәтү ясыйбыз һәм тулы мәгълүмат җыела. Сайлаулар безнең өчен уңай узар, дип уйлыйбыз, — диде партиянең сайлау штабы башлыгы Марат Бохараев.

«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстан Президенты вазифасына кандидат «Үсеш партиясе»ннән Олег Коробченко гаиләсе — хатыны һәм биш баласы белән бергә тавыш биргән.