Сәрия Сабурская Казанда ябык сайлау участокларын тикшерде

Татарстан башкаласының ике психиатрия хастаханәсендә тавыш бирү хокукыннан 1200 кеше файдаланды.

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Бу көннәрдә Казанның ике психиатрия хастаханәсендә эшли торган ябык сайлау участокларында ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская булды. Анда тавыш бирүнең ничек узуы турында ул бүген журналистларга Казанда узган матбугат конференциясендә сөйләде.

«11 сентябрьдә мин ике ябык сайлау участогында булдым. Казан психиатрия хастаханәсендә булдым, анда илнең төрле төбәкләреннән җинаять кылган һәм мәҗбүри дәвалануга җибәрелгән авырулар урнашкан. Бүгенге көндә 791 кеше әлеге учреждениедә дәвалана, шуларның 659ы сайлау хокукына ия. Алар өчен ябык участок сайлау комиссиясе булдырылган», - диде спикер.

Сабурская Бехтерев исемендәге Республика клиник психиатрия хастаханәсендә дә булды. Анда хәзер 1,5 меңгә якын авыру бар, шуларның 554е сайлау хокукына ия. Тавыш бирү өчен аларга барлык шартлар да тудырылган.

Татарстанда көзге тавыш бирү 11, 12 һәм 13 сентябрьдә уза. Республикада бер үк вакытта дүрт сайлау кампаниясе: ТР Президентын һәм хакимиятнең җирле органнары депутатларын сайлау, шулай ук РФ Дәүләт Думасына һәм ТР Дәүләт Советына сайлаулар оештырылды.