Питрәч районы Кибәк Иле авылында яшәүчеләр яңа Мәдәният йортында тавыш бирә

Сайлау участогында 174 сайлаучы теркәлгән.

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). Питрәч районы Кибәк Иле авылында яшәүчеләр яңа Мәдәният йортында тавыш бирә. Аны күптән түгел капиталь ремонттан соң ачтылар. Бу турыда «Вперед» газетасы яза.

Мәдәният йорты мөдире Рәзинә Сәйфетдинова сүзләренчә, сайлау яңартылган уңайлы бинада уза һәм бу кәефне дә күтәрә. «Бу комиссия әгъзалары һәм сайлаучыларның да кәефен күтәрә», — диде җитәкче.

11.00 сәгатькә булган мәгълүматлар буенча өч көндә 126 сайлаучы участокта булган.

«Ике кеше өйдә сайлый, калганнар участокка килә. Беренче көнне сайлаучылар активрак иде, 75 кеше тавыш бирде», — дип сөйләде участок рәисе Зөлфия Сираҗиева.

«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Питрәч районының Кибәк Иле авылында яңартылган мәдәният йорты ачылды. Ул 1976 елда төзелгән булган.