Менделеевскида 18.00 сәгатькә сайлаучыларның 81,5 проценты тавыш биргән

Күпфункцияле үзәктәге участокта беренче тапкыр сайлаучыларга бүләк тапшырдылар.

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). Менделеевскида 18.00 сәгатькә сайлаучыларның 81,5 проценты тавыш биргән. Бу турыда «Менделеевские новости» газетасы яза.

Сайлау участогы комиссиясе рәисе Татьяна Соловьева сүзләренчә, 1902нче участокта 487 сайлаучы теркәлгән. Ул күпфункцияле үзәктә урнашкан. Хәзерге вакытта 86 процент сайлаучы тавыш биргән.

Биредә беренче тапкыр сайлауда катнашучыларга бүләкләр тапшырдылар. Антон Колесниковка блокнот, ручка һәм магнит бүләк иттеләр.