Әлмәтлеләрнең 70 проценттан артыгы сайлауларда катнашкан

Җитештерү оешмалары җомга көнне хезмәткәрләренә өстәмә ял сәгатьләре биргән.

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Әлмәттә яшәүче сайлаучыларның 70 проценттан артыгы тавыш бирүдә катнашкан. Бу хакта Казанның мәгълүмат үзәгендә узган видеоэлемтәдә Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов сөйләде.

«Тавыш бирү әйбәт бара. Иртәнге сәгать унга сайлаучыларның 70 проценттан артыгы гражданлык бурычын үтәде - тавыш бирүдә катнашты. Тавыш бирүнең өч көн дәвамында узуы бик уңайлы булды. Җитештерү оешмаларының күбесе җомга көнне эшчеләренә сайлауда катнашу өчен өстәмә ял сәгатьләре биргән иде», — дип сөйләде ул.

Тимур Нагуманов сайлау участокларында барлык саклык чараларының үтәлүен әйтте. «Һәр килгән кешегә ручка, маска, перчатка бирелә, тән температурасы үлчәнә. Участокларда эшләүче комиссия әгъзалары да шәхси саклык чаралары белән тәэмин ителгән», — ди ул.

Сайлау участокларында шулай ук батарейкалар җыю акциясе һәм вакцина ясау процедурасы оештырылган. Тимур Нагуманов участокларда вакцина ясатуга ихтыяҗ зур булуын әйтте. Шулай үк бүген «Нефтьче» мәйданында азык-төлек фестивале бара, бүгенге көн Әлмәттә бәйрәм концерты белән тәмамланачак.