Кукмараның Янсыбы авылында сайлау участогына автоклуб килгән

Сайлауга килгән кеше рәхәтләнеп концерт карап, ял да итә ала.

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ», «Хезмәт даны», Ризилә Корбанова). Кукмара районының Янсыбы авылында сайлаулар актив рәвештә уза. Авыл клубында урнашкан 1673 номерлы номерлы сайлау участогы иртәдән үк гөр килә. Бүген авылга район Мәдәният йортының эстрада төркеме дә концерт белән килгән. Бу хакта район газетасы хәбәр итә.

«Авылдашларның сайлауда актив катнашуларын күрү бик күңелле. Чөнки бу — барыбыз өчен дә бик мөһим вакыйга. Тәртип бозып йөрүчеләр дә юк, бик тыныч уза. Сайлауга килгән кеше рәхәтләнеп концерт карап, ял да итә ала», — диде сайлау участогы рәисе Фаил Хәбибуллин.

Мондый концертлар бүген сәгать 10да район Мәдәният йорты каршында башланып китте. Аннан ул 11.00 сәгатьтә — Янсыбы, 12.30 сәгатьтә — Әсән-Елга, 13.30 сәгатьтә Березняк авылларында булып, 15.00 сәгатьтә Поч.Кучук авылында төгәлләнәчәк, диде район Мәдәният йортының режиссеры Рамил Сәлахетдинов.

Башка авылларда исә концертларны авыл үзешчәннәре оештырачак.