Әгъзам Гобәйдуллин: Өч көн тавыш бирү мөмкинлеген киләсе сайлауларда да бирергә кирәк

ТР муниципаль берәмлекләр советы рәисе Тәтештәге сайлаулар барышы турында сөйләде.

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТР муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин фикеренчә, өч көн тавыш бирү мөмкинлеген киләсе сайлауларда да бирергә кирәк. Бу хакта ул сайлауларның Бердәм мәгълүмат үзәгендә Тәтештән видеоэлемтә аша сөйләде.

«Быел закон чыгаручылар өч көн тавыш бирү мөмкинлеге бирделәр. Сентябрь башы бик үк уңайлы вакыт түгел дигән идек, чөнки күпләр якшәмбе көнне бакчаларда. Шушы яңалык нәтиҗәсендә, конституцион хокукларны гамәлгә ашыру мөмкинлеге киңәйтелде. Миңа калса, бу норманы киләсе сайлауларда да кулланырга була», — диде ул.

Әгъзам Гобәйдуллин иртән Югары Ослан, Апаста булганын, төштән соң Тәтешкә килгәнен әйтте. «Тәтештә сайлау 40 участокта уза. Күбесендә булдык. Сайлаулар бик яхшы оештырылган. Закон кысаларында бара», — диде. 

ТР муниципаль берәмлекләр советы рәисе халыкның килү активлыгы бик югары дип саный. «Иң күңеллесе — сайлаучыларның кәефе яхшы. Алар оптимизм белән килә. Алар сайлау кампаниясеннән депутатларның вәгъдәләре үтәлер дип ышана», — диде.