Баулы районында халыкның 92,45 проценты тавыш биргән

Бүген 20.00гә кадәр район халкы ТР Президентын һәм җирле хакимият органнарын сайлаулар буенча тавыш бирә ала.

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ», «Баулы-информ»). Баулы районында яшәүчеләрнең 92,45 проценты сайлауларда үз тавышын биргән. Бу хакта район газетасы хәбәр итә.

Бүген ТР Президентын һәм җирле хакимият органнарын сайлауның төп көнендә Баулы районында яшәүчеләр сайлау участокларына ашыга. Әлеге минутларга мәгълүм булганча, районда яшәүчеләрнең 92,45%ы сайлауларда үз тавышын биргән. Баулы шәһәре буенча — 79,77%. Баулы районында тавыш бирүчеләрнең гомуми саны 84,42% тәшкил итә, диелә әлеге хәбәрдә.

Участоклар ябылуга ике сәгатьтән азрак вакыт калды — сайларга өлгермәгәннәрнең республика һәм район язмышында катнашу мөмкинлеге бар әле.