Балтачта яшәүче республикакүләм конкурста җиңү яулады

Конкурска республика буенча 85 эш килгән.

(Балтач, 13 сентябрь, «Татар-информ», «Хезмәт»). Бөтенроссия «Россия пенсионерлары союзы» иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасының региональ бүлекчәсе тарафыннан оештырылган VII ачык республика күләм конкурсы булды. Анда Балтачта яшәүче Гөлсинә Галиева җиңү яулады. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Конкурс «Татарстанда яшәүче өлкән кешенең социаль портреты" бәйгесе ике елга бер тапкыр үткәрелә. Балтач районыннан пенсионер «Ак калфак» иҗтимагый оешма советы вәкиле Галиева Гөлсинә Әнвәр кызы катнашты. Конкурска республика буенча 85 эш килгән. Шулар арасыннан 25 эш сайлап алынган.

«Сугыш хатын-кыз йөзле түгел» номинациясендә Республика буенча Гөлсинә Галиеваның язган хезмәт беренче урынга лаек булды. Конкурс эше илебез өчен зур сынау булган Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 75 елына багышланды һәм аның төп героинясы — батыр хатын, Җиңү таңын каршылаган, районның ихтирамга лаек шәхесе, 95 яшен билгеләп үткән Бөек Ватан сугышы ветераны Галимуллина Тәскирә Гомәр кызына багышланды.