Балтачның Кече Лызи авылында яшәүчеләр сайлауларга милли киемнәрдән килгән

Сайланачак ил башлыгы безнең өметләрне аклар, дип ышана авыл халкы.

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ», «Хезмәт», Гөлзидә Газизуллина). Балтач районының Кече Лызи җирлегендә яшәүчеләр сайлауларга милли киемнән килгән. Бу хакта җирле басма яза.

Авылда нинди генә чара узса да, милли киемнәрдән булган егет-кызлар кунакларны җыр-бию белән каршы ала. Елның-елында сайлауларны да зур оешканлык белән уздыралар биредә. Менә бүген дә 1087нче номерлы сайлау участогында көн дәвамында халык җырлары белән заманчалары да яңгырый. Авылның мәдәният җанлы егет-кызлары сайлауларга да милли киемнәрнән килгән, диелә әлеге хәбәрдә.

«Сайланачак ил башлыгы безнең өметләрне аклар. Киләчәктә тормышларыбыз матур, бәхетле булыр дип ышанабыз. Шуңа да лаеклы кандидатка үз тавышыбызны бирдек», — диде алар.