Альмир Михеев Тынычлык бистәсендәге сайлау участогында үз тавышын бирде

Республика Президентына кандидат иҗтимагый кызыксыну шәхси инициатива һәм гадел эшмәкәрлек белән гармониядә булачак җәмгыять төзү мөмкинлегенә ышануын белдерде.

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ», Вероника Ваганова). Татарстан Президентына кандидат Альмир Михеев республика җитәкчесен һәм муниципаль депутатларны сайлауда тавыш бирде. Хатыны белән бергә ул Казанның Тынычлык бистәсендә урнашкан сайлау участогына килде.

Альмир Михеев билгеләп үткәнчә, аның штабы вакытыннан алда тавыш бирүнең ике көнендә сайлау участокларында хокук бозу очракларына тап булмаган.

«Безнең штаб эшли, әлегә барысы да әйбәт һәм җитди кисәтүләр юк, ди. Шулай да, интернетта кайбер партия вәкилләре үзләрен бик үк яхшы тотмаган видеолар пәйда була. Тик мин сайлау нәтиҗәләре буенча барысы да күренер дип ышанам. Минемчә, гадел методлар белән көрәшергә кирәк, һәм бу безнең төп кагыйдә», — дип сөйләде политик.

Участокка кергәндә ТР Президентына кандидатның тән температурасын үлчәделәр, битлек, перчаткалар һәм ручка бирделәр.

«Мин иҗтимагый кызыксыну шәхси инициатива һәм гадел эшмәкәрлек белән гармониядә булачак җәмгыять төзү мөмкинлегенә ышанам. Илебезнең моның өчен барысы да бар. Шуңа күрә тавыш бирү мөһим дә, бурыч та», — дип мөрәҗәгать итте Михеев сайлаучыларга.