news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Андрей Кондратьев: Сайлау иртәнге сәгать сигездән кичке сигезгә кадәр була

Татарстанда 11-13 сентябрьдә берьюлы дүрт сайлау кампаниясе узачак.

Андрей Кондратьев: Сайлау иртәнге сәгать сигездән кичке сигезгә кадәр була
Солтан Исхаков

(Казан, 13 август, «Татар-информ», Эльвира Зәйнуллина). Татарстанда 11-13 сентябрьдә булачак сайлаулар иртәнге сәгать 8дән кичке 8гә кадәр узачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев сөйләде.

«Бездә тавыш бирү вакытына кагылышлы бернинди үзгәрешләр булмаячак. Өч көн дәвамында иртәнге сәгать 8дән кичке 8гә кадәр тавыш бирәбез. Без кайвакыт иртәрәк тавыш бирү турында карар кабул иттек, ул авылларга кирәк иде. Хәзер РФ Үзәк сайлау комиссиясенең төгәл күрсәтмәсе бар, һәм гомуми графикны үтәргә кирәк», — дип билгеләп үтте Кондратьев.

Ул РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирү вакытында алынган тәҗрибәнең көзге сайлауларга әзерләнүдә ярдәм итүен әйтте.

«Без гомумроссия тавыш бирү тәҗрибәсе буенча барабыз. Ул җиде яки бер көн түгел, ә өч көн булачак. Бу сәламәтлек өчен мөһим. Безнең сайлаучыларның активлыгы белән бер көндә сайлау - профилактик режимнан ерак. Ә өч көн дәвамында тавыш бирү иминлекне тәэмин итә», — дип өстәде ТР Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы.

Татарстанда 11-13 сентябрьдә берьюлы дүрт сайлау кампаниясе узачак. Республика халкына ТР Президентын, җирле совет депутатларын, шулай ук Түбән Кама округы буенча Россия Дәүләт Думасы һәм Алабуга округы буенча Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайларга туры киләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100