Россия һәм Татарстандагы коллегаларыбыз белән элемтәләрне ныгытуга әзер - Мостафа Билбен

Гадәттән тыш хәлләр һәм казалар (афәт) департаменты җитәкчесе фикеренчә, Төркия һәм Россия президентларының яхшы мөнәсәбәттә булуы элемтәләргә юл ача.

(Анкара, 13 июль, "Татар-информ", Рәмис Латыйпов). Төркиянең Гадәттән тыш хәлләр һәм казалар (афәт) департаментының Россиядәге һәм Татарстандагы коллегалары белән хезмәттәшлеге уңай бәяләнә. Бу хакта ведомство җитәкчесе Мостафа Халис Билбен "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә белдерде.

Мостафа Билбен Төркия дәүләтенең дөньядагы кешеләрне эзләү һәм яклау белән бәйле оешмалары белән даими элемтәләр урнаштыру тарафдары булуын әйтте.

"Россия министрлыгы белән рәсми хезмәттәшлек бармы?" дигән сорауга Мостафа Билбен мондый элемтәләрнең беренче чиратта Тышкы эшләр министрлыгы компетенциясендә булуын белдерде. Хәзерге вакытта Россия һәм Татарстандагы коллегалары белән рәсми хезмәттәшлек элемтәләре булу-булмавын әйтергә авырсынды. "Әгәр Россиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына бу эш кызыклы булса, без хезмәттәшлеккә әзер. Безнең илләр арасында мөһим элемтәләр бар. Соңгы араларда безнең президент Владимир Путин белән яхшы мөнәсәбәттә. Әгәр кызыксыну булса, без хезмәттәшлекне киңәйтергә әзер" - диде ул.

Ведомство җитәкчесе 15 июль фетнәсенә кагылышлы рәвештә туган казаларны юкка чыгару эшләренә ярдәм сорап Россиянең гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар оборонасы хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итмәвен белдерде. "Төркиянең июль вакыйгаларында килгән зыянны үз көче белән хәл итәргә мөмкинлеге бар", - диде ведомство җитәкчесе.