420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 13 май, «Татар-информ»). Согуд Гарәбстаны хакимияте, Рамазан ае тәмамланганнан соң, илдә тагын да катгыйрак чикләү чаралары кертәчәкләрен игълан итте. Бу турыда Якын Көнчыгыш массакүләм мәгълүмат чараларына сылтама белән «Интерфакс» хәбәр итә.
Быел Рамазан ае 23 майда тәмамланачак. Катгый чаралар 23 майдан 27 майга кадәр гамәлдә булачак.
Элегрәк Согуд Гарәбстаны илдәге шәһәрләрнең күбесендә 24 сәгатьлек комендант сәгатен кертте, әмма мөселманнар өчен изге ай башлану белән аның тәэсирен киметте.