Коммерцияле булмаган оешмаларның дәүләт сәясәтендә катнашуы Төп законда беркетеләчәк

РФ Дәүләт Думасы депутаты билгеләп үткәнчә, хакимияткә кем генә килсә дә, Төп законга төзәтмәләр илгә тиешле юлдан барырга мөмкинлек бирәчәк.

(Казан, 13 март, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). Конституциягә, шул исәптән коммерцияле булмаган оешмаларның илнең дәүләт сәясәтендә катнашуы турындагы төзәтмәләр, хакимияткә кем генә килсә дә, ил тиешле юлдан барсын өчен эшләнә. Җиденче чакырылыш РФ Дәүләт Думасы депутаты Ирек Зиннуров шул хакта хәбәр итте.

«Бу Конституциядә беркетеләчәк. Коммерцияле булмаган оешмаларның үсүе өчен мөмкинлекләр күбрәк булачак, ул инде хәзер дә бар. Хакимияткә кем генә килсә дә, ул эшләячәк. Путин хакимияттә чагында ул эшли. Конституциягә төзәтмәләр ил җитәкчелегендә кем генә булса да ул шул юлдан барсын өчен, гражданнар җәмгыятенең ил сәясәтен формалаштыруда актив катнашырга тиешлеген күздә тотып кертелә», - диде Ирек Зиннуров.

Депутат билгеләп үткәнчә, коммерцияле булмаган оешмалар хәзер дә илнең дәүләт сәясәтендә актив катнаша, гражданнар җәмгыяте институтларына ярдәм итү буенча да актив чаралар күрелә.

«Бездә илкүләм проектлар ни рәвешле гамәлгә ашырыла? Беренче чиратта, без халыктан нәрсә кирәклеге, акчаны кайда юнәлдерү турында сорыйбыз», - дип искәртте Зиннуров.