Владимир Путин Конституциягә үзгәреш кертү буенча эшче төркем белән очраша

Россия Федерациясенең Төп законына төзәтмәләр кертү турында тәкъдимнәр әзерләү буенча эшче төркемгә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дә керә.
(Казан, 13 февраль, «Татар-информ»). Бүген Россия Президенты Владимир Путин РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү турында тәкъдимнәр әзерләү буенча эшче төркем белән очраша. Бу хакта Кремль сайты хәбәр итә.«13 февральдә Владимир Путин Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр кертү турында тәкъдимнәр әзерләү буенча эшче төркем белән чираттагы очрашу үткәрә», - диелә хәбәрдә.Чарада закон чыгару һәм башкарма хакимият органнары вәкилләре, фән, сәнгать, җәмәгать эшлеклеләре катнаша.«Татар-информ» агентлыгы алдарак хәбәр иткәнчә, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин (ул да эшче төркем составына керә) РФ субъектларының Конституция һәм Устав судларының ролен көчәйтергә, шулай ук муниципаль хакимият органнарының финанс мөмкинлекләрен киңәйтергә тәкъдим иткән иде.Мөхәммәтшин сүзләренчә, барлык тәкъдимнәр, хәтта илнең Төп законына кертү күздә тотылмаганнары да федераль һәм төбәк законнарында теге яки бу дәрәҗәдә чагылыш табачак.