Владимир Путин «май» карарларының тормышка ашырылуыннан канәгать булмавы хакында белдерде

Бу хакта дәүләт башлыгы РФ Федераль Җыенына еллык юлламасын җиткергәндә ассызыклады

(Казан, 12 декабрь, “Татар- информ”, Екатерина Виславская). РФ Федераль Җыенына еллык юлламасын җиткергәндә Россия Президенты Владимир Путин үзе чыгарган “май” карарларының үтәлеше белән канәгать булмавын белдерде. Дәүләт башлыгы, карарларда каралганча, мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәләрендә хезмәт хакы артуны, ләкин лаеклы хезмәт хакы бюджет хисабына гына түгел, чыгымнарның нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән реформалар ярдәмендә дә тәэмин ителгән булырга тиешлеге хакында ассызыклады. Президент фикеренчә, иң мөһиме – социаль өлкәдә күрсәтелгән хезмәтләрнең сыйфатлы булуы.
Хезмәт хакларын күтәрү белән беррәттән, башка төрле чараларны да тормышка ашыру кирәк. Алар арасында – нәтиҗәле контрактларга күчү, белгечләрне аттестацияләүләр уздыру, өстенлекләрне иң сыйфатлы хезмәт күрсәтүче дәүләт һәм дәүләтнеке булмаган учреждениеләргә бирә торган җан башыннан финанслауны ныгыту, чын көндәшлекне үстерү, коммерцияле булмаган оешмаларга һәм социаль өлкәгә йөз тоткан эшмәкәрлек өчен бюджет өлкәсе булдыру, нәтиҗәле булмаган чыгымнарны һәм тармакларны кыскарту исәбенә бюджет челтәрен оптимизацияләү, мөстәкыйль бюджет учреждениеләре очраган каршылыкларны бетерү кебек алымнар бар.
“Бу чаралар кайда? Карарлар чыгарылган көннән алып, ярты ел вакыт узды. Бу эшләр яки җәмгыятьтә тискәре реакция тудырырдай итеп эшләнә, яки бөтенләй эшләнми. Мондый эш барышы белән, без куелган максатларга ирешә алмаячакбыз”, - дип белдерде Владимир Путин.
РФ Президенты үзгәртеп корулар артык озакка сузылды, шуның аркасында кулланучылар тамырдан үзгәрешләрне сизми дип саный. Путин, зур ресурслар бүленеп бирелсә дә, реформалар уздырылмаган очракта, гамәлдә еш күзәтелә торган күренешләр - сыйфат урынына нәтиҗәсез чыгымнар, идарә аппараты үсү күзәтеләчәген ассызыклады.