Владимир Путин: “Безнең бурыч – Россияне бай һәм имин итү”

Россия Президенты Федераль Җыенга еллык юллама белән мөрәҗәгать итә

  (Казан, 12 декабрь, «Татар-информ», Люция Камалова). Безнең бурыч – Россияне бай һәм имин итү. Бу хакта бүген РФ Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга еллык юлламасында белдерде.
“12 елда күп эш башкарылды. Илне торгызу һәм ныгыту буенча мөһим этапны уздык. Хәзер безнең бурыч - Россияне бай һәм имин итү. Шул ук вакытта якындагы еллар безнең өчен генә түгел, ә тамырдан үзгәртү чорына керүче бөтен дөнья өчен җитди һәм авыр вакыт булачагын ачык аңлавыгызны телим”, - дип билгеләп үтте дәүләт башлыгы.
Ул глобаль үсеш тигез булмавын белдерде. Икътисади, геосәяси, этник характерда яңа конфликтлар өчен җирлек туа. Металл, нефть һәм газ өчен генә түгел, ә барыннан да элек кешелек ресурслары, интеллект өчен. “Кем алга ыргыла, ә кемдер аутсайдер булып кала һәм һичшиксез мөстәкыйльлеген югалта – бу икътисади потенциалдан гына тормый, ә һәр милләтнең, аның эчке энергиясенә, алга һәм үзгәрешләргә хәрәкәт итәргә сәләтле булуына бәйле”, - дип белдерде В.Путин.
Трансляцияне федераль телеканалларда һәм “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы сайтында карарга һәм тыңларга мөмкин.