«Уграда кара-каршы тору тәмамлану» көне турындагы закон юкка кичектерелмәгән

Бүген массакүләм мәгълүмат чараларында Калуга өлкәсе губернаторы Анатолий Артамоновның белдерүе таралды.
(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Дәүләт Думасы Угра елгасында кара-каршы тору тәмамлану көнен рәсми бәйрәм итү турында закон проектын карауны юкка гына кичектермәде . «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе белән сөйләшкәндә Татарстан Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов шундый фикер белдерде.«Бу хакта закон Россия Дәүләт Думасына кертелде. Беләм, хөкүмәтнең рәсми җавабы бар, әмма хәзерге вакытта бу закон кичектерелгән. Ул болай гына кичектерелмәде. Аның буенча үз төбәкләреннән сайлаучылар позицияләрен тәкъдим итүче Дәүләт Думасы депутатларында сораулар туды. Гомумән алганда, минем сайлаучылар әлеге закон проектын кабул итү беренче чираттагы характерга ия түгел, дип белдерә», — диде парламентарий.Бүген массакүләм мәгълүмат чараларында Калуга өлкәсе губернаторы Анатолий Артамоновның белдерүе таралды. Анда ул Уграда Бөек торыш тәмамлану көнен бәйрәм итүне халык һәм хәтта Россия Президенты хуплавын раслады. Соңрак Россия Президенты администрациясендә бу мәгълүматны кире кактылар.«Массакүләм мәгълүмат чараларында әйтелгәннәр әлегә чынбарлыкта булганның дәлиле түгел. Законны карауны кичектерү факты барлык гражданнарның позициясен исәпкә алырга кирәклеге турында сөйли», — дип нәтиҗә ясады Айрат Фәррахов.Элегрәк Калуга өлкәсе губернаторы Анатолий Артамонов федераль әһәмияттәге бәйрәмнәр исемлегенә 1480 елның 11 ноябрендәге «Угра елгасында кара-каршы тору тәмамлану» дип аталган тарихи датаны кертергә тәкъдим итте. Дәүләт Думасында тиешле инициативаны карау быел сентябрь аендә булырга тиеш иде, әмма аны кичектерделәр.